Accordly

Тотеннэр

Ришат Тухватуллин

Тотеннэр

Сүрелдедә учагыбыз, Уйлап исең китәрлек Инде бүтән җылыта алмый, Ә төтене җитәрлек. Әллә безгә эләккәнме Сөюнең читеннәре? Начар янган учакларның Куе шул төтеннәре. Яктыларга тилмерә бит, Томаланды күңелләр. Бердә җиңел түгел икән Төтеннәргә түзүләр. Әллә безгә эләккәнме Сөюнең читеннәре? Начар янган учакларның Куе шул төтеннәре. }x2