Accordly

Зинхар очен, кермэ тошлэремэ

Венера Ганеева

Зинхар очен, кермэ тошлэремэ

Verse 1: Зинһар өчен, кермә төшләремә... Мин бит сине күптән оныттым, Җәй җилләре күптән агарттылар, Тараттылар сагыш болытын. (x2) Verse 2: Зинһар өчен, кермә төшләремә... Уянам да никтер боегам. Әйтерсең лә, су алмакчы булам Күптән кипкән сусыз коедан. (x2) Verse 3: Зинһар өчен, кермә төшләремә... Таң атуга төшләр өзелә. Көннәремне, елларымны алдың, Төннәремне калдыр үземә. (x2) Verse 4: Зинһар өчен, кермә төшләремә... Үртәмәче, көлмә ерактан. Сине түгел, мин бит яшьлегемне Шулай сагынам, шулай яратам. (x2) Verse 5: Зинһар өчен, кермә төшләремә... Минем хәлгә кемнәр төшенә? — Сөям хәзер бары хыялымда, Яшим хәзер бары төшемдә. (x2)